САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмаз көрәштә икенче булды +ВИДЕО

Сабада узган журналистлар Сабантуенда республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән җыелган йөзәрләгән журналист әлеге бәйрәмнең традицион уеннарында көч сынаштылар.

Канат тартышу, сумо һәм милли көрәш аеруча җанлы үттеләр. Вакыт-вакыт бозылып алган һава торышы аркасында көрәш өзелеп тә торды. Анда да сарманлылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, “Күңел” радиосында журналист булып эшләүче Ләке авылы егете Алмаз Әгъләмов татарча көрәштә икенче булды. Ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә икән, әмма көрәшче түгел.
- 1 сыйныфта укыганда, уйнап кына көрәшкәли идем. Миңа күбрәк армспорт, гер күтәрү якын. Бу юлы әлеге төрләрдә катнашырга өлгерә алмый калдым, чөнки, команда белән уйнап, волейбол ярышларында чирекфиналга уздык. Үземне көрәштә сынап карарга булдым, - диде Алмаз Илдус улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев