Җәлилдән Лилия Гәрәеваның шигыре беренче урынга лаек дип табылды
.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучы, шагыйрә Гәрәева Лилия Исмәгыйль кызы Әлмәт шәһәрендә уздырылган Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт Сезгә…» I иҗат фестивалендә катнашты. Лилия Исмәгыйль кызы үзе язган шигыре белән чыгыш ясады һәм «Поэзия татар телендә» номинациясендә 1 урын алды.
Фестиваль илнең төрле төбәкләреннән 18 яшьтән алып 70 яшькә кадәр сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган күп кенә авторларны җыйды. Жюри әгъзалары эшләрен түбәндәге критерийлар буенча бәяләде: номинациянең һәм критерийларның туры килүе, сәнгать һәм оригинальлек, башкару осталыгы.
Җиңүчеләрне фестивальне оештыручылардан дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев