65 нче йорт әллә каян аерылып тора
Җәмгыять

65 нче йорт әллә каян аерылып тора

Район үзәгенең Ленин урамындагы 65 нче йорт яныннан үтүе бик күңелле хәзер, ул әллә каян күзгә ташлана: йорт тирәсе чиста, матур һәм тагы да яктырып киткән төсле.

Узган атнада бу йортта яшәүчеләр бердәм булып өмәгә чыктылар. Алар йорт яны территориясен җыештырдылар, чистарттылар, түтәлләрне казып, чәчәкләр утырттылар, капка-коймаларны буядылар. Аларга балалар да ярдәм иттеләр. Ә мангалда шашлык пеште. Эш кенә түгел, үзләре өчен менә дигән ял да, башкалар өчен үрнәк, ә балалар өчен хезмәт тәрбиясе дә булды бу чара.


Нет комментариев