САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Конституция көнендә төп документлы - паспортлы булдылар

Бүген - Россия Федерациясе конституциясе көнендә районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда матур чара – ундүрт яшьләре тулган үсмерләргә паспортлар тапшыру узды.

Музей директоры Дания Кәшипова кыскача гына паспорт тарихы белән таныштыргач, балалар видеофильм карадылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова укучыларны истәлекле көннәре белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча хезмәте өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова белән Диләрә Газизова, Элина Фазуллина, Ислам Хәйруллов һәм Ибраһим Гайфетдиновка паспортлар тапшырды. Аларга истәлек бүләкләре дә бар иде. Гомумән, кулларына беренче мәртәбә паспорт алучы үсмерләрне котларга беркем дә буш кул белән килмәгән. Гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе белгече Илнара Галимова, районның “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Эльвира Кәлимуллина аларга изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Музей исеменнән бүләкне балалар викторинада катнашып алдылар. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев