САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хафизовлар Казанда бәйрәмдә булдылар

.

Республика көне уңаеннан, бүген Мортыштамак авылында яшәүче Марсель һәм Ильмира Хафизовлар Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән республика гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында булып кайттылар. 
- Гаиләбезгә булган игътибар һәм ихтирам өчен без бик рәхмәтлебез. Башкалабызда бик җылы каршы алдылар, зурлап хөрмәтләделәр, экскурсияләр оештырдылар. Матур уй-кичерешләр белән кайттык. Район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишинага, безне исән-сау йөртеп алып кайткан Шамил Нуртдиновка зур рәхмәт. Бик күңелле ял иттек, - диделәр Хафизовлар. 
Бу хакта тулырак газетабызның 26 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев