САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Әтиләр көне белән котлый

РФ Президенты Владимир Путинның Указы белән рәсмиләштерелгән әһәмиятле гаилә бәйрәмнәренең берсе – Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында барлыкка килде һәм Россиядә октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Үз гомерендә әти булу шатлыгын татыган, балаларына ата назын, тормышта ныклы терәк һәм яклаучы булырлык әтиләре барлыгын тою мөмкинлеген биргән барлык ир-егетләрне Әтиләр көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Киләчәктә дә һәр ир кешегә гаилә учагы җылысын тоеп яшәргә, бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев