САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Конституциясе көне белән котлый.

Без бүген дәүләтебезнең төп бәйрәмен –Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.

Аны кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга булды. Ул җирле үзидарә үсеше һәм һәр кешенең иминлек нигезе булып тора. Бүгенге көндә җәмәгатьчелекнең төрле өлкәләрдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта. Республиканың төп законы аның мәнфәгатьләрен яклауның, җәмгыятьтә тарихка, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләүнең нигезе булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм уңаеннан ихластан котлап, һәммәбезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, илгә-көнгә тынычлык һәм иминлек телим. Өйләрегездә муллык, бәхет хөкем сөрсен, эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев