САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әхнәф абый гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Мортыш-Баш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтдинов Әхнәф Мөхәммәтдин улына бүген – 9 февраль көнне 90 яшь тулды.

Әхнәф абый шушы авылда яши, сугыш чоры авырлыкларын кичерә, 80 яшенә кадәр хезмәттән аерылмый. Тормыш иптәше – районның алдынгы савымчысы Фәния апа белән ике бала үстерә. Бүгенге көндә балаларының игелеген күреп, онык-оныкчыклар куанычы белән яши.
Әхнәф абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов котладылар.
Әхнәф абый турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев