САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы иң яхшылар исемлегенә керде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дип исемләнгән бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурс 2006 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова, оештыру комитеты әгъзалары катнашалар.
2022 елда бәйгегә 13 номинация буенча барлыгы 149 гариза кергән. Шуларның 74е сигез номинация буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына бирелгән.
Җиңүчеләр арасында Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов та бар. Без аны зур җиңүе белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә уңышлы эшләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев