САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Чураш авылында яшәүче Мәдинә апаны 90 яше белән котладылар

Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылында туган, Чурашка килен булып төшеп, шунда гомер кичергән Шәрәфетдинова Мәдинә Шәрип кызына 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, үзәк белгече Айгөл Хәйруллина, Мәдинә апага беркетелгән социаль хезмәткәр Гөлнур Фәхриева, кызлары, оныклары, туганнары да юбилярга ихлас теләкләрен әйттеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X