Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара балаларны яклау көне белән котлый
Кадерле балалар! Хөрмәтле әти-әниләр!
Ямьле җәйнең беренче көнендә иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн безгә сабыйларны үстерү-тәрбияләү зур һәм җаваплы хезмәт икәнен искәртә.
Һәр бала мәхәббәт, ярдәм һәм аңлауга мохтаҗ. Без аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртырга, сыйфатлы белем алу, ял һәм файдалы эш белән тәэмин итүне оештыру өчен кирәкле шартлар тудырырга тиеш. Балаларның балачагын, үсмер чагын бәхетле итү – ул безнең бурыч. Беренче чиратта, гаилә, әти-әни, әби-бабай тәрбиясе зур роль уйный. Шулай ук мәгариф, спорт, мәдәният өлкәсенең, патриотик тәрбия бирүче җәмәгать оешмаларының да үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлеше зур. Балаларга белем, күңел җылысы бүләк итүче һәр хезмәткәргә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Шулай ук авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә үз гомерләрен багышлаган педагогларга, гаиләләренә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында районыбыз данын яклаган балаларның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. Аларга үз сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен барлык шартларны да тудырырга тырышабыз.
Кадерле балалар! Сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, иминлек, бәхет һәм шатлык телим! Җәйге ялларыгыз файдалы һәм күңелле үтсен!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев