5 августта Җәлил поселогында яшәүче Галләмова Хәлимә Абдулла кызына 90 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды, матур теләкләрен җиткерде. Җәлил поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов та юбилярны игътибарсыз калдырмады, юбилее белән тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырды.
Нет комментариев