Якташыбыз тавышын туган ягында бирде
Бүген, 8 сентябрь көнне, якташыбыз – Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов сайлауларга туган ягына кайтты.
Ул алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үзе теләгән депутат өчен тавышын Сарман урта мәктәбе базасында урнашкан 2530 нчы санлы сайлау участогында бирде. Бу участокта сайлаулар өчен электрон җиһазлар урнаштырылган иде. Җәүдәт Миргаҗәмович та тавышын заманча аппаратлар ярдәмендә бирде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев