САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Ижауда “Татар кызы-2019” бәйгесендә катнашачак

Айсылу Мирхафизхан – чыгышы белән безнең район кызы.

Бабасының исемен үзенә фамилия итеп алган. Аның әнисе Фәридә Сафина Сарманда туып-үскән. Айсылу Казан хореография училищесында белем алганнан соң, Казан Федераль университетында шул юнәлештә бакалавриат баскычын тәмамлый. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә Б.Щукин исемендәге югары театр институтында магистратурада белемен камилләштерә. Моңа кадәр дә уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаган кыз биредә дә сынатмый, гел “5”ле билгеләренә генә укый. Балерина, педагог-хореограф булып эшли. Ул Халыкара “Татар кызы -2019” ел бәйгесенең Мәскәү шәһәре төбәк турында катнашып, җиңүче исеменә лаек булды. 
“Галәмгә охшатып, үз хыялыңа юл тот” девизы белән яши ул һәм бәйгегә дә максатчан килгән. Ижау шәһәрендә узачак ярышларда якташыбыз – Мәскәү шәһәрен, ә аның бәйге дусты Рузилә Бикова Мәскәү өлкәсен тәкъдим итәчәкләр. Финал сентябрь аенда узачак. 
Бу хакта тулырак газетабызның 24 июль көнне чыккан 53 санында “IT – яшьләр” сәхифәсеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев