Татарстанда көннәр суытачак
Хәбәрләр

Татарстанда көннәр суытачак

9 ноябрьдә Татарстанга салкын Арктика һавасы киләчәк. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, көндез +4...-1 градуска кадәр булачак.

Көннәр атна ахырына кадәр тагын да салкынаячак. Шимбә төнлә -3..-8 градус, көндез температура бары тик -1 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Якшәмбе Татарстанда салкын Арктика антициклоны хөкем сөрәчәк, ул төнлә һәм көндез дә түбән температура алып киләчәк. Явым-төшем көтелми.

Фото: архив/Татар-информ/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев