САРМАН

Сармановский район

Рус Тат
Хәбәрләр

«Сарман»га августта да язылып була

Июнь ахырында 2022 елның II яртыеллыгы өчен подписка тәмамланды. Ләкин райондашларыбыз арасында “Сарман” белән “Новый Сарман”га язылырга өлгерә алмый калучылар бар.

. Борчылырлык урын юк – аларга август аенда да язылырга мөмкин, ләкин 25 августка кадәр язылып өлгерергә кирәк. Бу очракта район газеталары сезнең өйләрегезгә сентябрь аеннан килә башлый. «Сарман» өчен бер айга язылу бәясе – 128,95 (дүрт айга – 515,8 сум), «Новый Сарман»га – 79,5 сум (дүрт айга – 318 сум).

Альтернатив подписка да – гамәлдә. Бу очракта «Сарман» газетасының бер айга язылу бәясе – 75 (дүрт айга – 300 сум), «Новый Сарман»ныкы – 67 сум (дүрт айга – 268 сум). Аларга редакциядә я үзәк базар территориясендәге «Фотоэксклюзив» салонында язылып, шуннан килеп аласы була.

«Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә һәм шулай ук онлайн да язылырга мөмкин: http://tatmedia.ru/podpiska/district/38/

https://podpiska.pochta.ru/press/П9509

https://podpiska.pochta.ru/press/П9514

https://uslugi.tatarstan.ru/russian_post/subscribe/authenticate

Бу яртыеллыкта да бергә булыйк, хөрмәтле райондашлар!

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев