САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда яшәүче Нурсинә Вәлиева юбилеен сайлау участогында бәйрәм итте

Район халкының 74,6 проценты бу вакытка сайлау участокларына килеп, үзләре ышаныч белдергән кандидатларга тавыш бирде инде.

Сарман авылында яшәүче Вәлиева Нурсинә Идрис кызы өчен бүгенге көн аеруча истәлекле булды. Аңа 80 яшь тулды.
- Гомер бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Сихәт гомер, балалар, оныклар куанычы телибез, - дип каршы алдылар аны үзе сайлаган мәгариф бүлегендә урнашкан 2531 нче санлы сайлау участогында һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Хөрмәтле ветеранны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Сарман авылы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга матур теләкләрен юллады. Нурсинә апаны балалары, оныклары, туганнары, кода-кодагыйлары да тәбрикләделәр.
- Шушы районда яшәдек, хезмәт куйдык. Бүгенге туган көнем тарихи вакыйга белән бер көнгә туры килде. Хөрмәтегезгә зур рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч, киләчәгебез ышанычлы кулларда булсын, - диде Нурсинә апа.

Альбина Сабирова язмасы

Автор һәм Гөләндәм Хәлиуллина фотолары .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев