САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда экстремизмга каршы чара узды

3 сентябрь Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Сарманның үзәк һәм үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Экстремизмның чишмә башы кайда?» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Килгән укучылар, укытучылар, кунаклар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады, терактларның фаҗига белән тәмамлануын, сакланырга кирәклеген ассызыклады. Чараны балалар китапханәсе методисты Фәүзия Миңнеярова алып барды. Ул ничек экстремизны, терроризмны булдырмаска, аннан ничек сакланырга икәнен аңлатты, Бесланда булган фаҗигале вакыйга турында сөйләде һәм «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылырга, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Китапханәчеләр флешмоб оештырдылар. Аның кысаларында тамашачылар, фонтаннан учларына су алып, якындагы түтәлләргә сиптеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев