САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман үзәк китапханәсендә очрашу кичәсе узды

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

30 сентябрь көнне Сарман үзәк китапханәсенең «Могҗизалар бүлмәсендә» өлкәннәр көненә багышланган  «Очрашулар язсын тагын да»  исеме астында очрашу кичәсе узды. Очрашуга күп еллар китапханә системасында эшләгән хезмәт ветераннары  чакырылды.  Кичәне китапханә директоры Афзалетдинова  Лилия Гайсә кызы  матур котлау сүзләре белән ачып җибәрде,  очрашуга килүчеләргә үзенең изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде, исәнлек – саулык теләде. Өлкәннәрне бәйрәм белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыпова да  котлады.Кичә махсус сценарий буенча алып барылды. Бәйрәм өлкәннәребезнең, китапханәчеләрнең җырлары , шигырьләре, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез чәй өстәле артында эшләү дәверендә булган  кызыклы хәлләрне искә алдылар, үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Очрашу матур, истә калырлык кичәгә әверелде. Бәйрәм кичәсен «Сезнең янда күңел яктыра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев