Сарман кызы "ЗӘЛИЛӘ" булдыра

Белүебезчә, продюсер Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы «Дуслык күпере» концертында катнаштырмады.

Соңрак исә җырчы белән контрактның бөтенләй өзелүе билгеле булды. Бу көннәрдә vagapovfest инста тасмасында «Гаиләбезгә рәхим ит, ЗӘЛИЛӘ!» дигән пост пәйда булды. Ул Айсылу урынына килүче яңа кыз булып чыкты. Ул - Сарман районыннан Рузилә Бәдретдинова, сәхнә псевдонимы - Зәлилә, фестиваль лауреаты. Аңа 18 яшь.

«Күптән түгел зур хыялым чынга аша башлады! Бер яктан, һичшиксез, шатмын, икенче яктан бик дулкынланам... Җыр - моң дөньясында хәерле сәфәрләр теләгез миңа!» - дигән Зәлилә инста челтәрендә.

Зәлиләнең «Йолдызлык» фестивалендә катнашуы һәм «Бәрәңге» җырына 2011 елда төшерелгән клибы булуы мәгълүм.

Фото: http://sahne.ru/

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде