“Сарман” газетасы республика конкурсында җиңү яулады
Хәбәрләр

“Сарман” газетасы республика конкурсында җиңү яулады

Бүген башкалабыз Казанда Татарстан журналистларының иң төп һәм дәрәҗәле бәйгесе – “Бәллүр каләм-2022”-“Хрустальное перо-2022”гә йомгак ясау тантанасы үткәрелде.

Әлеге конкурс быел XXV тапкыр узды. Һәм менә башкалабыздан шатлыклы хәбәр килеп иреште: “Сарман” газетасы конкурсның “Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясендә җиңү яулады. Шатлыгыбызны сезнең белән дә уртаклашабыз, хөрмәтле райондашлар, һәм зур җиңүебез белән горурланабыз.


Нет комментариев