САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район яшьләре Россия данын якладылар

Июль башында район мәгариф бүлеге методисты Алия Әсләмова җитәкчелегендәге район яшьләре делегациясе Дзержинск шәһәрендә узган Халыкара яшьләр турбазасының ачылу тантанасында булып кайтты. Белорусия, Германия, Франция кебек чит илләрдән килгән яшьләр белән Россия яшь буын вәкилләре дә чыгыш ясадылар.

Җәлил гимназиясе укучысы Диләрә Таҗиева, Җәлил беренче санлы урта мәктәбеннән Резедә Закиҗанова һәм Александровка мәктәбендә укучы Рузилә Мөхәммәдиева Дзержинск шәһәреннән 16 кешелек делегация белән берлектә Россия данын якладылар. 
- Әлеге чарага чакыруны Дзержинск шәһәре хакимияте юллаган иде. Районда иң элек инглиз телендә камил аралашкан укучыларны сайлап алу туры үтте. Чөнки чит илләрдән килгән яшьләр белән аңлашырга, алар белән төрле чараларда катнашырга туры киләчәге алдан билгеле иде, - ди Алия Айдар кызы. Чара Россиядә театр елы кысаларында уздырылган. Җиде көн дәвамында яшьләр театр сәнгате буенча мастер-класслар үткәннәр, брейнрингта катнашканнар, күләгәләр театры (театр теней), кара төс театры (театр черного цвета) куеп караганнар.
Бу хакта тулырак газетабызның 24 июль көнне чыккан 53 санында “IT – яшьләр” сәхифәсеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев