САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның янгынга каршы комиссиясе профилактик рейдлар үткәрә

Янгыннарны кисәтү максатыннан, махсус комиссия ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар, күп балалы һәм социаль яктан авыр гаиләләр яшәгән урыннарда профилактик рейдлар үткәрә.

Чөнки югарыда телгә алынган гражданнар даими контрольгә мохтаҗлар.
Алар яшәгән урыннарны тикшерү күзәтчелек һәм профилактика бүлекләре инспекторлары тарафыннан башкарма комитетлар, газ хезмәте һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре белән бер-лектә башкарыла.
Комиссиянең максаты – югарыда телгә алынган категория гражданнарның яшәү шартларын карау, янгын куркынычсызлыгы һәм газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү. Бу эш янгыннарга, аларда кешеләр үлеменә юл куймау өчен кирәк.
Рейд барышында комиссия электр үткәргечләрнең, мичләрнең һәм газ җиһазларының төзеклегенә игътибар итте. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары шулай ук йортларда автоном янгын хәбәр иткечләрнең булуын һәм аларның ничек эшләүләрен тикшерделәр, инструктаж үткәрделәр һәм әлеге йортларда яшәүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев