САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашларыбыз махсус операциягә киттеләр

Бүген Сарманнан, Янурыстан, Зур Нөркәйдән - икешәр, Карашай, Петровка, Иске Кәшердән берәр райондашыбыз һәм Мөслимнән бер якташыбыз, патриотлык хисе күрсәтеп, хәрби контракт нигезендә хезмәт итәргә киттеләр.

Аларны, изге теләкләрен җиткереп, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районыннары буенча хәрби комиссариат булеге начальнигы Дашгын Гасанов, җирлек башлыклары, якыннары озаттылар. Фәндәс Әнәсович район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән дә хәерле юл теләде һәм юл кирәк-яраклары тутырылган рюкзак тапшырды.
- Кайда гына булсак та, бердәм булырга, бер-беребезне ташламаска сүз бирәбез. Исән-сау күрешергә язсын, - диделәр егетләр.
Без дә аларга имин юллар, ныклык телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

4

2

9

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев