САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ноябрьдә бакчачының төп эшләре

Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары - көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау . Туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. 4-5 елга бер тапкыр көзен туфракка известь кертеп калдырырга онытмагыз.

Күпләр бакчаны көздән казып кую дөрес түгел, дип моны яз эшләүне хуп күрә. Ләкин уңган бакчачы яхшы белә: кышын туфрак яхшылап ял итсен һәм чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан һәм чирләрдән арынсын, ә язгылыкка дым белән сугарылсын өчен, аны көз казып куюдан яхшысы юк.

Теплицасы булганнар андагы туфракның составын яхшырту турында онытмасын иде. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз, шулчакта андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарылып, составы яхшыра төшәр. Бу очракта теплицада да ачык грунтта барган процесслар барачак, җир үз-үзен чистартачак. Димәк, киләсе ел уңышы да мул булачак.

Кышын күпләребез үз гаиләсен яшел витаминнар белән баету өчен тәрәзә төбендә суган кыягы, петрушка, укроп, сельдерей һ.б. үстерә. Аларны үстергәндә шуңа игътибар итәргә кирәк: суны артык күп сибәргә ярамый һәм артык кыска көннәр чорында үсентеләрне өстәмә яктылык белән тәэмин итәргә дә онытмагыз.

Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 см.га кадәр туңдыра төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык яшелчәләрне мүлчәләргә кирәк.

Ай ахырларында, декабрь башларында каты салкыннар да ишек кага. Күчереп йөртмәле кечкенә теплицаларны хәзердән үк язын иртә уңыш бирергә сәләтле яшел суган, петрушка, кузгалак үскән урынга күчерегез, болай иткәндә, язгы витаминнар өстәлегездә бик иртә урын алачак.

Чәчәкләр бакчасында

Ноябрь аенда бакчада кышлаячак чәчәкләр хакында да онытмыйк. Тискәре температуралар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә суганлы чәчәкләрне каплап куярга кирәк. Аларны иртә каплау яхшыга илтмәс, чөнки берничә көнгә генә сузылган җылы һава торышы күзәтелсә дә, суганчаларның яшел яфрак бирүе, шулай итеп зыянлавы мөмкин.

Суганлылардан безнең якта кышлыкка гиацинтларны, лилияләрне, сортлы нарциссларны, лаләләрне ябу сорала. Моның өчен алдан әзерләп куелган урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы һ.б. кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 см. калынлыгында җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Әлбәттә, бу эшләрне җилсез, коры көнне башкарырга кирәк. Кышын, әгәр кар аз төшсә, түтәлләр өстенә тирә-яктан кар да өеп куярга онытмагыз.

Ноябрьдә вейгела, бакча гортензиясен, рододендрон һ.б. агач һәм куакларны кышлыкка ябу чарасын карыйбыз. Ботак очлары туңмасын өчен аларны җиргә бөгеп, тимер чымнар белән ныгытабыз һәм пленка яки тукылмаган материал белән ябабыз.

Кемдер, бәлки, түтәл өстенә салам, печән, коры үләннәр ябарга киңәш итәр, ләкин аларны тыңламагыз, чөнки анда тычканнар оя корырга ярата.

Язын бакчагыз көлеп торсын дисәгез, көздән аны җыештырып, чүп-чарлардан арындырыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X