САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кәшердә май канатлары үрделәр

Элек-электән, каз өмәләре тәмамлангач, кышкы озын кичләрдә хатын- кызлар, үзләре белән кул эшләрен алып, кич утырырга җыела торган булганнар.

Алар җыр, бию белән бик күңелле үткәннәр. Анда хатын-кызлар канат сыдырганнар, май канатлары үргәннәр һәм башка эшләр башкарганнар. Шундый кич утыруларның берсе бүген Иске Кәшер авылы мәдәният йортында үткәрелде, май канаты ясау буенча мастер- класс күрсәтелде. Ул «Хәзинә» ансамбленең мөнәҗәтләр укуы белән башланды. Җырлап, канат сыдырылды, май канатлары үрелде. Аннан соң такмаклар әйтелде. Кич утыруда катнашучылар канат, май канаты сату, каурый салу уеннарын да искә төшерделәр. Аларда җәза да бирелде. Җәзага тартылучылар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, гармунда уйнап биеделәр. «Хәзинә» ансамбле бәйрәмне шәл биюе белән ямьләде. Соңыннан  балалар табышмаклар чиштеләр. Дөрес җавап бирүчегә май канатлары бүләк ителде. Бәйрәм «Сарман» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев