САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Электр җайланмалары янында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз!

Хөрмәтле, татарстанлылар!

Югары температура вакытында янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, Энергетиклар ТР халкын урманнарда, кырларда һәм җирлек территорияләрендә, бигрәк тә электр тапшыру линияләре һәм башка энергия объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди. Учаклар  һәм коры үлән яндыру тыела. Коры үләнгә ташланган шырпы яки тәмәке төпчекләре  янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин, бу, үз чиратында, электр җиһазларына зыян китерергә мөмкин.

Электр линияләре авария нәтиҗәсендә үзләре янгын чыганагы булырга мөмкин, чыбыкларның өзелүе мөмкин.

Әгәр сез җирдә өзелгән яки яткан электр чыбыгын, зыян күргән терәкне, шулай ук линияләрнең яки трансформатор подстанциясе янында яну күрсәгез, бу хакта 8-800-2000-878 телефоны буенча «Челтәр компаниясе»бердәм контакт-үзәгенә яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә яисә җирле хакимият органнарына хәбәр итегез. Элемтә өчен телефоннар шулай ук терәкләрдә дә, трансформатор подстанцияләре ишекләрендә дә төшерелгән. Исегездә тотыгыз, һава линияләренең өзелгән үткәргечләренә 8 метрдан кимрәк якынаю гомер өчен куркыныч!

Электр җайланмалары янында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз! Үзегезне саклагыз!

Реклама

Шулай ук исегезгә төшерәбез, «Челтәр компаниясе» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны  бердәм контакт-үзәккә 8-800-2000-878 шалтыратып ала аласыз.

Әлмәт электр челтәре администрациясе

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X