Җәүдәт Салихов сайлауларның барышы белән кызыксынды
Бүген – 8 сентябрь - алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне.
Исегезгә төшереп үтәбез: бүген районның бер мандатлы өч сайлау округында муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар да уздырыла.
Сайлауларга туган ягына кайткан якташыбыз - Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән Сарман гимназиясе, урта мәктәбе, мәгариф бүлеге, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә урнашкан 2532, 2530, 2531 һәм 2529 нчы санлы һәм башка сайлау участокларында булдылар, сайлауларның барышы белән кызыксындылар, халык белән аралаштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев