Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесен сайладылар
Хәбәрләр

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесен сайладылар

.

Районда Бөтендөнья татар конгрессының Сарман җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, якташыбыз - татар эшкуарларына теләктәшлек ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев, якын-тирә районнарның җирле бүлеге җитәкчеләре катнаштылар. Көн тәртибендә ачык тавыш бирү юлы белән конгрессның җирле бүлекчәсе рәисе итеп Әлмәт авылының Морад Рәмзи исемендәге мәчете имам-хатыйбы Тимербаев Нияз Мизхәт улы сайланды.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Нияз Мизхәт улына бу эштә уңышлар телибез. Барлык ниятләгән эшләре уңай хәл ителсен.