Беренче сентябрь – Белем көне генә түгел
Хәбәрләр

Беренче сентябрь – Белем көне генә түгел

Бүген – бәйрәмнәр бәйләме, дип әйтергә дә мөмкин.

1 сентябрь, көзнең беренче көне — Белем бәйрәме генә түгел, көзнең туган көне дә. Бу көнне көзге темага күргәзмәләр һәм фестивальләр, рәсем конкурслары һәм башка кызыклы чаралар үткәрәләр.

1 сентябрь шулай ук — Халыкара хатлар язу көне дә. Инде кәгазь хатларны күптән язмасак та, бүген — бу гадәтне искә төшерү өчен иң кулай көн. Кайберәүләрнең архивларында яшьлек яме, кадерле кешеләрегезнең кул җылысы калган андый хатлар әле дә сакланадыр, мөгаен.


Нет комментариев