САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Астрология әйткәннәр туры киләме?

Кыш көне туган балалар Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр йолдызлыгына керәләр.

 

Реклама

Әлеге ел фасылында туган кешеләр тормышны, хезмәтне яратып, уңышларына сөенеп яши. Сабыр, бик акыллы һәм белемле булу белән аерылып торалар. Үскәч, яхшы җитәкче, инженер, галим, икътисадчы, укытучы, археолог булырга мөмкиннәр. 
Көз көне туган балалар Кыз, Үлчәү, Чаян йолдызлыгына туры киләләр. Алар — нык характерлы, шат күңелле, кешелекле кешеләр. Белемгә омтылулары чиксез. Кешеләр арасында ихтирам казаналар. Үскәч, адвокат, дипломат, журналист, артист, җитәкче, хирург булырга мөмкиннәр. 
Җәй көне туган балалар Игезәкләр, Кысла, Арыслан йолдызлыгына туры киләләр. Алар акыллы, сөйкемле, бөтен нәрсә белән кызыксына, киң күңелле, шәфкать-леләр. Алар — шәп дус, иптәш, ярдәмчеләр. Үскәч, яхшы җитәкче, галим, музыкант булырга мөмкиннәр. 
Яз көне туган балалар Балык, Кучкар, Үгезбозау йолдызлыгына туры киләләр. Алар башлы, хәтерле, белемгә сәләтле, сәнгатьне яраталар. Үскәч, шәп рәссам, сынчы-скульптор, музыкант, табиб, талантлы гаскәр башлыгы, журналист, тегүче, пешекче булырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X