САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аланда да Питрау үтте

13 июльдә Аланда авыл активистлары Питрау уздырдылар.

- 70 нче елларда гөрләп үткән Питрауның соңгы елларда уздырылганы булмады. Быел, уйлаштык та, үзебезгә үзебез бәйрәм оештырырга булдык. Авылга Борисовлар кайтып төпләнүе дә тормышыбызны төптән үзгәртте. Алар бик инициативалы, ярдәмчел кешеләр, - диләр аланлылар. 
Күптән авылдан чыгып киткәннәр дә кайткан бәйрәмгә. Алар авылдашлары белән очрашканнар, рәхәтләнеп аралашканнар. 
Петр Борисов, Олег Григорьев, Надежда Соколова, Георгий Кузьмин, Александровлар гаиләләре хашламага сарык суйганнар, шашлык әзерләгәннәр. Эльмира Борисова җитәкчелегендә матур табын корганнар. Бәйрәмгә килгән һәркем тәм-том пешереп, күчтәнәчен алып килгән. Ферма Сәвекледән Раилә Асанованы чакырганнар. Ул уйнаган моңлы көйләргә кушылып, аланлылар рәхәтләнеп җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Соңыннан кичке дискотека булган. 
- Шимбә булгач, кайтучылар да күп иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Икенче елга да шулай очрашырга сөйләштек. Авылыбыз яшәсен, аның элекке гореф-гадәтләре яңарсын. Бергә-бергә яшәүләре күңелле, - диде Эльмира апа, бәйрәм мизгелләре белән уртаклашып.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев