2532 нче участокта сайлаулар активлык белән башланды
Бүген – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне.
Районның бер мандатлы өч сайлау округында исә муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар да уздырыла.
Район үзәгендәге 2532 нче сайлау участогында сайлаулар бердәм башланып китте. Иртәнге 07.05 биш минутта биш сайлаучы үзләре теләгән кандидатлар өчен тавыш бирергә өлгергән иде инде.
- Сайлауларда, лаеклы ялда булсам да, һәрвакыт катнашам. Чөнки республикам киләчәге – минем дә киләчәк, дип уйлыйм. Бигрәк тә илләрнең тыныч булуын телим, - ди Лилия ханым.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев