САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елны ничек каршыларга һәм ул безгә нәрсә вәгъдә итә?

Яңа елга чама белән бер ай вакыт калып бара. Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Куян яисә Мәче елы булачак. Бу елның хуҗасы икәү! Аны ничек каршыларга һәм ул безгә нәрсә вәгъдә итә?

Куян да, мәче дә — йомшак, назлы җәнлекләр. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елны йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк.
2023 елның стихиясе - су. Көнчыгышта аны ике төрле аңалаталар: бер яктан ул — иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Бу елның “холкын” тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да яхшы булыр.
Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә.
2023 елны өйдә, якыннарың белән, тынычлыкта каршыларга кирәк. Яңа ел кичендә киемнәрегез якты, тыныч төстә булсын. Табынга куян ите әзерләмәгез.
Барысы да уңышлы булсын өчен куян яисә мәче сыны, уенчыгы алып куегыз. Кишер тоткан куян акча да китерергә тиеш, имеш.
Алдагы 2023ел бары тик бәхет китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев