Машина йөртү таныклыгын яңадан рәсмиләштергәндә Татарстанда яшәүчеләр, гадәттә, дәүләт пошлинасы түли. Әмма законда бу түләүдән тулысынча азат ителгән гражданнар категорияләре дә каралган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Түбәндәге очракларда машина йөртү таныклыгын алыштырганда дәүләт пошлинасы алынмый:
- Россиянең тарихи төбәкләреннән күчеп килүчеләр: Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре РФ составына кергән вакытта анда даими яшәгән яки бу территорияләрне элегрәк ташлап киткән затлар.
- Украина гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар: Россиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт (РВП), качак статусы яки вакытлыча сыену документлары булган, шулай ук ватандашларны күчерү буенча дәүләт программасында катнашучылар.
- Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр: Әгәр документ гадәттән тыш хәл аркасында югалган яки зыян күргән булса.
- Хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлек үткән чакырылыш яшендәгеләр: Армиягә чакырылырга тиешле һәм махсус хәрби-учет белгечлеге алган гражданнар.
- Чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләр «D» яки «D1» категорияләрен ачканда яки алыштырганда.
Нет комментариев