САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район прокуроры Татьяна Федоровская үзизоляция чорында тыюлар турында әйтте

Нәрсә ярый, нәрсә ярамый

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча  чаралар турында”гы 240 санлы Карары (31.03.2020) нигезендә, гражданнарга урамда хәрәкәт итү буенча чикләүләр кертелде, тыю һәм чикләүләр вакытында рөхсәт нигезендә барырга ярый торган оешмалар билгеләнде. Болар – суд,  медицина һәм ветеринария оешмалары. Шулай 
ук җеназага бару, паспорт алу яки яңарту, балигъ булмаган баланы мәгариф учреждениесенә алып бару, алып кайту, дачага, кредит оешмаларына, почта бүлекчәсенә бару-кайту, хезмәткә яраксыз туганнарыңа дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне алып кайту, яшәү урынын үзгәртү рөхсәт ителә. Карар нигезендә рөхсәтсез барырга мөмкин булган оешмалар исемлеге дә ачыклан
ды. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, тормышыңа һәм сәламәтлегеңә куркыныч янаганда, медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә; якында урнашкан эшчәнлекләре чикләнмәгән урыннарга товар алырга, хезмәт күрсәтүдән файдаланырга барырга; йорт хайваннарын йөртергә алып чыгарга; якындагы чүп савытына чүпне чыгарырга рөхсәт кәгазеннән башка да мөмкин. 
Тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган вакытта район прокуратурасы моңа кадәр ничек эшләгән булса, шулай эшли. Ләкин, югарыда телгә алынган закон таләпләрен бозуны булдырмау максатыннан, прокуратурага телефон аша яки онлайн мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Безнең телефоннар: 2-41-67, 2-41-58. Электрон адрес: sar.prok@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев