САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Машинаң Татарстан һавасын пычратамы? Штраф түлә!

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, республикада автомобиль транспорты июль аеннан сентябрь азагына кадәр һаваны пычрату-пычратмау нисбәтеннән тикшереләчәк.

Тикшерүләрне ТР ЭТРМ инспекторлары үткәрә. Әлеге гамәлнең максаты – автомобиль төтенендә һаваны пычратырдай матдәләр микъдарын контрольдә тоту.  “Атмосфера һавасын саклау турында” Федераль закон таләпләренең ничегрәк үтәлүен тикшерүне төп максат итеп куйган әлеге акция башланганнан бирле инде хокук бозучылар тотылган да. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә  Азнакай районында тикшерелгән кырык машинаның алтысында закон бозуга юл куелуны ачыклаган. Һавага пычрак матдәләрне тиешле нормативлардан артыграк күләмдә чыгаручы машиналардан файдаланган өчен гаепле затлар, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 маддәсе нигезендә, 500әр сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Соңгы берничә ел дәвамында республикабыз территориясендә югарыда телгә алып үтелгән законны санга сукмаучы автомобильләр санының акрынлап кына кими баруын билгеләп үтәргә кирәк. Бу автомобильләрне яңартуга, физик һәм мораль яктан тузган көпчәкле транспорт чараларын сафтан чыгаруга, шулай ук экологик характеристикалары яхшыртылган, ЕВРО-4 һәм ЕВРО-5 таләпләренә туры килгән мотор ягулыгы җитештереп, АЗСларда шуны сатуга бәйле. Ягулыкның югары дәрәҗәдә чистартылган булуы нәтиҗәсендә, ягулык янганда хасил була торган зарарлы матдәләр күләме күпкә кими.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев