Белгечләр су коенганда балаларга игътибарлы булырга өнди

“Өлкәннәр тарафыннан тиешле күзәтчелек булмау аркасында, республика сулыкларында балалар гомере өзелә”, - ди Юрий Венедиктов.

Быелгы җәй су коену өчен уңай түгел, шуңа балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

  • Ел башыннан республика сулыкларында 31 кеше, шул исәптән 4 бала батып үлгән.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар фаҗигасенең сәбәбе – өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль-күзәтчелек булмауда.

“Республикада быелгы җәйдә һава торышы салкынча тора. Су тиешле күләмдә җылынып бетмәгән, яңгырлар һәм көчле җил хакимлек итә. Бу шартлар су коену өчен уңай саналмый. Шуңа күрә балаларга аеруча да игътибарлырак булу кирәк”, - диде ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/24/190304/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде