САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлылар хаҗ сәфәренә китәләр

2019 елда хаҗ һәм Корбан бәйрәме август аена туры килә.

Хаҗга баручыларның иң беренче төркемнәре июльнең 23ләрендә китә башлый. Соңгы төркемнәрнең сәфәре якынча 5 августтан башлана. Сәфәрнең дәвамлылыгы — 20-25 көн.

Сарманнан егерме җиде кешелек  беренче төркем  28 июль кич белән"Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сабуров җитәкчелегендә китә. Икенче төркем 2 августта кузгалыр дип көтелә.

Хаҗ йолалары  9 августта башлана.

Гәрәфә көне быел 10 августка туры килә.

Корбан бәйрәме 11 август киченнән 15 август киченә кадәр дәвам итә.

Хаҗ йолалары 14 августта тәмамлана.

Хаҗга баручыларга   юлларында иминлек һәм кабул булучы Хаҗ сәфәре теләп калабыз.

Фото: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев