САРМАН
  • Рус Тат
  • 27 декабрь 2012 яңалыклары

    • 27 декабрь 2012 - 10:12
      Каникуллар имин үтсен
      ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 5 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда 1 баланың гомере өзелде, 4се тән җәрәхәтләре алдылар. Бик күп балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Ә бит алар үз куркынычсызлыкларын...
    • 27 декабрь 2012 - 10:08
      Безнекеләр – иң яхшылар
      Сарман гимназиясендә бокс түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Анда минем улым Алмаз да шөгыльләнә. Тренер Артур Манукян балаларда спортның бу төренә карата мәхәббәт һәм зур кызыксыну тәрбияли алды. Шуңа да балалар биредә теләп шөгыльләнәләр, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Күптән түгел Азнакай шәһәрендә бокс буенча бөтенроссия турниры үтте. Анда үз...
    • 27 декабрь 2012 - 09:56
      Турнирдан – җиңү белән
      Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә өстәл теннисы буенча СССРның спорт мастеры О.Аллаяров истәлегенә багышланган XII традицион турнир үткәрелде. Анда Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан 141 укучы катнашты. Сарман данын гимназия укучылары яклады. 11 яшьлек малайлар арасында Динар Йосыпов, барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче урынны алды. Эмир Хаҗиев, Артур Төхбәтуллин, Булат Латыйпов...
    • 27 декабрь 2012 - 09:49
      «Сарман»нан аерылмыйк
      Төрле мәшәкатьләре белән күңелгә кереп калган тагын бер елны тарихка озатабыз. Бер уйлаганда, бик озак тоелган, икенче уйлаганда, бик кыска шул вакытта күпме вакыйгаларның шаһиты булдык та, күпме эшләр эшләдек. Әле эшләнмәгәннәре күпме калгандыр. Алдымда - «Сарман» газетасының 2012 нче елгы төпләмәсе. Аның һәр санын ачуга, районның бу елдагы тормышы...
    • 27 декабрь 2012 - 09:46
      Музейларда – халкым тарихы
      "Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул". Аяз Гыйләҗев. Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары оештыру бик әһәмиятле. Музейларның сихри көче бар, алар тарихны саклыйлар һәм киләчәк...
    • 27 декабрь 2012 - 09:44
      Бакчага шагыйрә килгәч
      Карашай Саклау балалар бакчасында авыл китапханәсе белән берлектә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Вәсимә апа кичәгә үзе дә килде. Балалар аның чыгышын бик кызыксынып тыңладылар, аннан, бер-берсен уздырып, шигырьләрен сөйләделәр, табышмакларына җавап бирделәр. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
    • 27 декабрь 2012 - 09:14
      Сукмаклар суынмасын
      Яңа Имән авылы мәдәният йортында әледән-әле төрле әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар оештырыла. "Котлы булсын алтын туегыз" дип исемләнгән, озак еллар бергә гомер иткән, шушы төбәктә яшәгән авылдашларыбызга багышланган кичәләргә халык аеруча яратып йөри. Спектакльләр хакында әйткән дә юк. Кайберләрендә залда басып торырлык та урын калмый. Коллектив һәр елны зур-зур әсәрләр сәхнәләштерә....
    Реклама