САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр – иң яхшылар

Сарман гимназиясендә бокс түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Анда минем улым Алмаз да шөгыльләнә. Тренер Артур Манукян балаларда спортның бу төренә карата мәхәббәт һәм зур кызыксыну тәрбияли алды. Шуңа да балалар биредә теләп шөгыльләнәләр, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Күптән түгел Азнакай шәһәрендә бокс буенча бөтенроссия турниры үтте. Анда үз...

Сарман гимназиясендә бокс түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Анда минем улым Алмаз да шөгыльләнә.
Тренер Артур Манукян балаларда спортның бу төренә карата мәхәббәт һәм зур кызыксыну тәрбияли алды. Шуңа да балалар биредә теләп шөгыльләнәләр, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Күптән түгел Азнакай шәһәрендә бокс буенча бөтенроссия турниры үтте. Анда үз үлчәмнәрендә Сарман урта мәктәбенең бишенче класс укучысы Динар Зыятдинов - беренче, гимназиянең дүртенче класс укучысы Алмаз Сөләйманов икенче урынны алдылар. Аларга турнирның дипломнары, кубок тапшырылды. Мин аларны әлеге җиңүләре белән тәбрик итәм, алга таба да уңышлар телим. Тырыш, үз эшенең чын остасы булган мондый тренер белән, әлбәттә, җиңү арты җиңү яуланыр, Сарманның матур даны еракларга таралыр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X