САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Турнирдан – җиңү белән

Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә өстәл теннисы буенча СССРның спорт мастеры О.Аллаяров истәлегенә багышланган XII традицион турнир үткәрелде. Анда Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан 141 укучы катнашты. Сарман данын гимназия укучылары яклады. 11 яшьлек малайлар арасында Динар Йосыпов, барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче урынны алды. Эмир Хаҗиев, Артур Төхбәтуллин, Булат Латыйпов...

Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә өстәл теннисы буенча СССРның спорт мастеры О.Аллаяров истәлегенә багышланган XII традицион турнир үткәрелде. Анда Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан 141 укучы катнашты. Сарман данын гимназия укучылары яклады. 11 яшьлек малайлар арасында Динар Йосыпов, барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче урынны алды. Эмир Хаҗиев, Артур Төхбәтуллин, Булат Латыйпов - 5, 7, 11 нче урыннарда. 2 нче сыйныф укучысы Айрат Гәрәйханов мондый зур ярышта беренче тапкыр гына катнашты һәм 50 нче булды. Шушы яшь төркемендәге кызлар бәйгесендә Диана һәм Лиана Галиевалар - 8 һәм 9 нчы урыннарда. 1999-2000 нче елгы үсмерләр арасында Илһам Галиев - 21 нче, Илнар Габделгазизов 28 нче булдылар.
Ижевск шәһәрендә легендар конструктор М.Калашниковның туган көненә багышланган IV Бөтенроссия турниры уздырылды. 2001 нче елгы малайлар ярышына Пермь, Екатеринбург, Түбән Новгород, Оренбург һәм башка шәһәрләрдән 32 укучы килгән иде. Бу төркемдә Татарстан данын безнең район укучылары гына яклады. Динар бу ярышларда да уңышлы чыгыш ясады. Ул ярымфиналда Пермьнән килгән Никита Автомоновка гына оттырып, III урын өчен көрәште. Түбән Новгород спортчысына гына оттырып, җиңүгә иреште. Калган укучыларыбыз да сынатмадылар. Артур Төхбәтуллин - 7 нче, Эмир Хаҗиев - 8 нче, ә 9 яшьлек Булат Латыйпов - 10 нчы урыннарда.
Рәсемдә (сулдан уңга): Динар Йосыпов, Артур Төхбәтуллин, Эмир Хаҗиев, Булат Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев