САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейларда – халкым тарихы

"Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул". Аяз Гыйләҗев. Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары оештыру бик әһәмиятле. Музейларның сихри көче бар, алар тарихны саклыйлар һәм киләчәк...

"Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул".
Аяз Гыйләҗев.
Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары оештыру бик әһәмиятле. Музейларның сихри көче бар, алар тарихны саклыйлар һәм киләчәк буыннарга җиткерәләр. Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша.
1968 нче елда без гаиләбез белән Петровка авылыннан Җәлил бистәсенә күчеп килдек. Ирем - мәктәптә укытучы, мин китапханәдә эшли башладым. 1990 нчы елларда илдә тарихи үзгәрешләр башлангач, күпләп мәчетләр, музейлар ачылды. Лаеклы ялга чыгар алдыннан, миндә "Туган як" музее оештыру теләге уянды. Бистәбездә нефтьчеләргә багышланган "Хезмәт даны музее" бар иде. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган зал да бар, шунда ук тарихыбыз турында зал булса, музейны тулыландырачак кына, дигән уй белән "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе М.Таҗиевка кердем. Аның уңай җавабын ишеткәч, бу эшкә тагын да дәртләнебрәк керештем. Экспонатларны туган авылым Яхшыбайдагы әнкәем яшәгән өйдә булган әйберләрдән туплый башладым. Бу урында аның турында әйтеп үтү кирәктер. Әнкәем Бибизәкия Гатаулла кызы 1898 нче елда туган, 1918 нче елда яңа гына солдаттан кайткан Кәлимулла Гарифулла улына кияүгә чыккан. Әткәй 1943 нче елда сугышта вафат булган, без - җиде бала әнкәй тәрбиясендә үстек, бик авыр чакларны күрдек.
Музейны бик матур итеп, авыл өенә ошатып куйдык: уртада - ап-ак мич, почмакта - сәке, һәр татар йортындагыча, сандык өстендә - челтәрләп тегелгән тышлы мендәрләр, стенада - китап киштәсе, анда борынгы Коръән китаплары, түбәтәй һәм калфак. Савыт-саба, кашыклар куя торган киштәләр. Идәндә - киндер суга торган кораллар, йоннан җеп эрли торган кабалар, шүре ясый торган корал, май язгыч, ярма ташы, урак, чалгы, сарык йоны алу өчен кайчы һәм башкалар, һәм башкалар.
Әнкәй соңгы елларда колхоз өчен киндердән торбыша, капчыклар сугып, тегеп бирә иде. Үзебезгә дә бик күп палас, өстәл ашъяулыгы, тастымал, кызыл башлы сөлгеләр кебек бик күп кирәк-ярак эшләде. Тегү-чигү, бәйләү эшләренә яшьтән үк безне - кызларын да өйрәтте. Мин, беренче класска кергәндә, үземә бияләй, носки бәйләп кидем. Ул елларда тегү машинасы юк иде, әнкәйнең кулдан теккән күлмәген техникумда укыганда да кидем әле. Әнкәй чиста-пөхтә киенергә ярата иде, тик күлмәкләрен киеп, фотога төшеп калдыра алмады. Мин аның ике яңа күлмәген, камзулын, яулык, чуклы шәлләрен музейга куйдым. Төрле кичәләргә, очрашуларга киеп, күрсәтеп, әнкәемне искә алып йөрим. Музеебызга килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрегез, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев