САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Каникуллар имин үтсен

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 5 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда 1 баланың гомере өзелде, 4се тән җәрәхәтләре алдылар. Бик күп балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Ә бит алар үз куркынычсызлыкларын...

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 5 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда 1 баланың гомере өзелде, 4се тән җәрәхәтләре алдылар. Бик күп балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Ә бит алар үз куркынычсызлыкларын һәм гомерләрен безнең кулларга ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә транспортта йөрүче балаларның иминлеген тәэмин итү иң мөһим проблемага әйләнде. Шул максаттан, ел дәверендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның иң үтемлесе - мондый төр кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар машина салонында куркынычсызлык каешлары эләктереп утырырга, ә аннан кечерәкләр махсус автокреслоларда гына йөртелергә тиеш. Ел башыннан безнең район территориясендә 684 шундый кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Моның өчен аларга 500 сум күләмендә штраф салынды. Тик юлда фаҗигаларны булдырмаслык итеп йөрергә кирәк, аннан соң үкенергә генә кала.
Балалар юл йөрүнең элементар кагыйдәләрен үзләштерәләр, дип әйтеп була. Профилактик чаралар вакытында, алар белән әңгәмәләр үткәргәндә, юлны аркылы чыгу, велосипедта кайда һәм ничә яшьтән йөрергә тиешлеге турындагы сорауларга алар төгәл итеп җавап бирәләр. Ләкин шулай да юлларда әле кагыйдә бозып йөрүче укучылар да очрый. Алар белән ЮХИДИ тарафыннан профилактик эш алып барыла. Бу эш күбрәк аларны ачыклауга юнәлтелгән. Декабрь аенда кагыйдә бозучы 12 җәяүле укучы ачыкланган. Алар арасында юлны ярамаган урыннан аркылы чыгучылар күп. Мондый балаларга «Стоп - твоя жизнь в опасности!» дигән карточка тутырыла. Һәм мәктәп үз укучысы турында мондый карточка алгач, бала үзе һәм аның әти-әнисе белән профилактик эш алып барырга тиеш була. Бу чара бик үтемле, чөнки бер әти-әнинең дә үз баласы турында начар сүз ишетәсе килми.
Кыш көне суык булса да, аның үзенә генә хас күңелле мизгелләре дә күп. Балаларны каникуллар вакытында бозлы таудан чана шуу, чаңгыда йөрү, хоккей уйнау, башка төр күңел ачулар көтә. Ләкин урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Чөнки кыш көне юллардагы ситуация аеруча куркыныч тудыра. Автотранспорт юлы боз белән каплана, һәм машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явулар аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда, шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда, түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.
Юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз. Исегездән чыгармагыз! Җәяүлеләр юл кичүе - ул куркыныч хәвеф зонасы, һәм монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы бик зур. Юл кичүенә килеп җиткәч, бик игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чаралары юклыкка ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә, юлны аркылы чыга башлагыз. Юлны аркылы чыга башлагач, килүче машинаны күрсәгез, тиз генә кире уз урыныгызга кайтыгыз, йөгереп аркылы чыгарга һич ярамый, чөнки бу шоферга өстәмә авырлык тудырачак. Юлны аркылы чыгу турында икенче бер кешенең гамәлләренә карап кына хәл итмәгез, куркыныч юклыкка үзегез ышаныгыз. Бервакытта да «автомат» рәвештә юлны чыкмагыз, һәрвакыт уйлап һәм күзәтеп эш итегез.
Тиздән каникуллар башлана. Ялларыгыз күңелсез мизгелләрсез үтсен өчен, алда әйтелгән кагыйдәләрне истән чыгармасагыз иде. Барыгызны Яңа ел белән котлап, хәерле имин юллар телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X