САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сукмаклар суынмасын

Яңа Имән авылы мәдәният йортында әледән-әле төрле әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар оештырыла. "Котлы булсын алтын туегыз" дип исемләнгән, озак еллар бергә гомер иткән, шушы төбәктә яшәгән авылдашларыбызга багышланган кичәләргә халык аеруча яратып йөри. Спектакльләр хакында әйткән дә юк. Кайберләрендә залда басып торырлык та урын калмый. Коллектив һәр елны зур-зур әсәрләр сәхнәләштерә....

Яңа Имән авылы мәдәният йортында әледән-әле төрле әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар оештырыла. "Котлы булсын алтын туегыз" дип исемләнгән, озак еллар бергә гомер иткән, шушы төбәктә яшәгән авылдашларыбызга багышланган кичәләргә халык аеруча яратып йөри.
Спектакльләр хакында әйткән дә юк. Кайберләрендә залда басып торырлык та урын калмый. Коллектив һәр елны зур-зур әсәрләр сәхнәләштерә. Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә", Гата Нуруллинның "Картаямыни соң йөрәк?", Туфан Миңнуллинның "Кияү яңгыры", Хәбир Ибраһимның "Ялгыз тәкәрлек" әсәрләре зур уңыш белән үтте. Данил Салиховның "Туй күлмәгем-соңгы бүләгем" драмасы аеруча истә калды. Аның белән 8 авылда һәм Җәлил поселогы мәдәният сараеның зур сәхнәсендә чыгыш ясап, җыелган акчага музыкаль үзәк сатып алдык. Соңгы куйган спектаклебез - Юныс Әминовның "Язылмаган законнар"ы. Әсәр эчтәлеге белән дә, артистларның үз рольләрен оста башкарулары белән дә үзенә җәлеп итте. Уйланырлык, гыйбрәт алырлык иде ул. Үзешчән артистларыбыз: авыл җирлеге башлыгы Гөлүс Фәттахов, Ландыш һәм Рушат Сираевлар, Әлфинур һәм Кәрим Яһудиннар, әтиле-уллы Разин һәм Радик Хөснимөхәммәтовлар, әниле-уллы Рәмилә һәм Рәмис Фәттаховлар, әниле-кызлы Сирена һәм Рузилә Дәүләтгәрәевалар, Ландыш Хөснетдинова, Денис Вәлиуллин, Дания Дәүлетгәрәева, Раушан Гәрәев, Венера Вәлиуллина, Рамил Сәгыйтов, Рамил Дәүләтов, Гүзәл Асылова үзләренә тапшырылган рольләрне тулысынча ачып бирә алдылар һәм тамашачылар күңелен яуладылар. Авылыбызда тагын бер талантлы кешебез бар. Ул - гармунчы Сабир ага Фатыйхов. Үзен белә-белгәннән бирле гармуннан аерылмаган Сабир абый - район күләмендәге генә түгел, ә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгеләрендә дә җиңү яулаган талантлы кешеләрнең берсе. 16 ел терлекчелектә, аннан төзелештә эшләсә дә, гармунын гомерлек юлдашы итеп, шатлыгын да, кайгысын да моңга кушып, матур итеп яши белә ул. Тормыш иптәше Сөембикә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Фирдәвес белән Мәхмәт әтиләре кебек гармунда уйныйлар. Аллага шөкер, балалары бик тәүфыйкълы, уңган, булганнар. Кияү-киленнәрен, оныкларын да бик ярата Сабир абый. Ни кызганыч, Сөембикә апа гына иртә вафат булды. Сабир абый - безнең төп таянычыбыз. Мәдәният йортында үткән барлык чараларда да актив катнаша. Кайберәүләр кебек олы яшьтә инде мин, дип, авырсынмый, әйтү белән, гармунын күтәреп, килеп җитә. Ул уйный башласа, булган барлык хәсрәтең онытылгандай була, үзеңнән үзең бии башлыйсың, бии белмәгәннәрне дә биетә, дип, шундыйлар хакында әйтәләрдер, күрәсең. Барлык үзешчәннәребезгә дә рәхмәттән башка сүз юк, барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын. Алга таба да шулай бергә-бергә драматургларыбызның гыйбрәтле әсәрләрен халык алдына чыгарырга, матур кичәләр оештырырга насыйп булса иде, дигән теләктә калабыз. Киләчәктә дә мәдәният йортының утлары балкып торсын, аңа сукмаклар суынмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев