САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сарман»нан аерылмыйк

Төрле мәшәкатьләре белән күңелгә кереп калган тагын бер елны тарихка озатабыз. Бер уйлаганда, бик озак тоелган, икенче уйлаганда, бик кыска шул вакытта күпме вакыйгаларның шаһиты булдык та, күпме эшләр эшләдек. Әле эшләнмәгәннәре күпме калгандыр. Алдымда - «Сарман» газетасының 2012 нче елгы төпләмәсе. Аның һәр санын ачуга, районның бу елдагы тормышы...

Төрле мәшәкатьләре белән күңелгә кереп калган тагын бер елны тарихка озатабыз. Бер уйлаганда, бик озак тоелган, икенче уйлаганда, бик кыска шул вакытта күпме вакыйгаларның шаһиты булдык та, күпме эшләр эшләдек. Әле эшләнмәгәннәре күпме калгандыр.
Алдымда - «Сарман» газетасының 2012 нче елгы төпләмәсе. Аның һәр санын ачуга, районның бу елдагы тормышы күз алдына килә. Аны газета укучыга җиткерү өчен, редакция коллективы күпме хезмәт куйган?! Ел әйләнәсендә газетада басылган язмалар заман рухы белән язылган, һәр мәкалә эчтәлекле, кызыклы, авторларның осталыгын күрсәтә.
Газета илдәге, республикадагы хәбәрләрдән башлап, районның басу-кырларыннан репортажлар, райондашлар турында язмалар бирә. Аның битләрендә һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны, файдалы киңәшләрне таба ала. Газета үзенең хәбәрчеләре белән дә даими элемтәдә тора, аларның язмаларына һәр санда урын бирелә. Мине тагын сөендергәне шул - газета әдәбият-сәнгать сөючеләрне дә онытмый: аның битләрендә әледән-әле шигырьләр, чәчмә әсәрләр басылып килә. Мәктәп укучыларының тәүге шигъри чаткылары күренгәли. Белмәссең, газетада басылган беренче шигырьләре олы чишмә башы булып, аларны шигърият дәрьясына алып чыгар.
Сандугачлы Сарман төбәгендә шигъри җанлы кешеләр күп безнең. Шагыйрь, язучы, галим Дамир ага Гарифуллин үзе генә дә ни тора! В.Хәйруллина, И.Мәрданшин, Г.Гаффарова, Л.Зиннурова, Ә.Минһаҗева, Шәйхелмәрдән, Н.Сәед, Ә.Гатауллин, Р.Гыйльфанова, Б.Әюпов, А.Сәгыйдуллин… Аларның исемнәрен атау гына да күңелдә горурлык хисләре уята. Җәлилдән Рәис дус Кәлимуллинның да матур шигырьләре күренә башлады. Җыелып, Сарман шагыйрьләренең бер җыентыгын чыгарсак та була.
«Сарман» газетасында тагын бер матур сәхифә барлыкка килде. Ул «Сарманда да мәзәк бар» дип атала. Анда тормыштан алынган кызыклы хәлләр, мәзәкләр басыла. Сарманнан Ирек Сафинның, Җәлилдән Халисә Шәйдуллинаның язмаларын бик яратып укыйм.
Сагындырып кына - атнага ике генә мәртәбә килә газета. Шулай да аннан аермасын, бергә булырга язсын. Язмам ахырында редакция коллективын, барлык газета укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Гаиләләребезгә шатлык, бәхет, барчабызга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар алып килсен Яңа ел.
Курыкмыйбыз елан елдан.
Булса да сан унөчле.
«Сарман»ыбыз исән чакта,
Без куәтле, без көчле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев