САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген Җәлил поселогында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде.

Авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр ярминкә халкына төрледән-төрле азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.

Халык аеруча ит һәм сөт продуктларын, кышка консервланган җиләк-җимеш, яшелчә салатлары банкаларын яратып алды.

Сөт өсте, эремчек, катык һәм башкаларның бәясе, әлбәттә, арзанрак иде. Суган, кишер, кабак, кызыл чөгендер, камыр ашлары, икмәк продуктлары, колбаса эшләнмәләре һәм башкалар яныннан да сатып алучылар өзелмәде.
– Район башлыгы Фәрит Хөснуллин безне: “Сөт, сөт өсте, эремчек һәм катыкны мул итеп әзерли торган җирлек, дип билгеләп үтте. Кичә Сарманда да күп саттык аларны. Бүген Җәлилдә дә яратып алдылар. Аннан соң, йомырка бик күп саттык. 20 банка гөмбә сатылды. Ике көн рәттән заказга балан бәлеше пешереп алып бардык. Кукуруз кәчәннәрен дә бик яратып алдылар, – диде Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева.
Ә поселокның мәдәният хезмәткәрләре сатып алучыларны матур җырлары белән каршы алдылар, алар игътибарына зур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев