САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

«Финиклы кейкпопслар»

Әлеге кейкпопсларны әзерләгәндә өрек җимеше, әстерхан чикләвеге, фундук та өстәргә була. Таякчыклар белән мәшәкатьләнәсегез килмәсә, кәнфит кебек кенә дә калдырырга мөмкин. Кейкпопслар балалар бәйрәмнәрендә кенди-барларга менә дигән вариант! Тәмле дә, баллы да, витаминлы да, туклыклы да!

1) Финик җимешенә кайнаган су агызабыз, ярты сәгатьтән соң төшләрен алабыз.
2) Финик җимеше, миндаль чикләвеге, солы ярмасы, какаоны блендерда яхшылап болгатабыз.
3) Әзер болгатмадан чупа-чупс зурлыгында шарлар әвәлибез һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз. 
4) Суынырга өлгергән шарчыкларга таякчыклар (шпажка) киертәбез.
5) Шоколад белән сөтне микродулкынлы мичтә/кайнаган су өстендә җебетәбез.
6) Җебетелгән шоколадка шарчыкларны манып алабыз һәм өстен кунжут/кокос сибәбез.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Реклама

Фото: https://www.pinterest.ru/pin/292030357082766189/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X