САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бәрәңге пешкәндә таралмасын һәм ярылмасын өчен нәрсә салырга?

Бәрәңге пешкәндә формасын сакласын, ләкин ашаганда таралып китсен өчен, берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Суга лимон согы салсаң, бәрәңге бүлбеләре бөтен килеш калыр. Уртача зурлыктагы бер кәстрүлгә бер бал кашыгы яңа сыккан лимон согы салсаң, бәрәңге тәме үзгәрми, ә бүлбеләр матур һәм бөтен булып кала. Шул ук вакытта ул таралып китә торган була.

Лимон согын алма серкәсе белән алмаштырып була.

Ләкин бер мөһим әйберне онытмагыз. Эре бәрәңгене вак бәрәңге белән бергә пешерсәгез, әллә ниләр эшләсәгез дә, бүлбеләр матур булып пешмәс. Зур бәрәңгеләр пешеп җиткәнче, ваклары таралып, ярылып бетәр.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик дорес