САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Балык шулпалары

Рецептлар.

БАЛЫК ШУЛПАСЫ.
Иң элек алабуга, юртыш, комкорсак, ташбаш кебек вак балыкларны яхшылап чистартыгыз. Аларны сулы кәстрүлгә салып, таралып бетмәслек итеп, салмак кына утта пешерегез. Ул арада зур балыкны да әрчеп куегыз.
Вак балыклар пешкәннән соң, шулпаны сөзеп алыгыз һәм бер баш суган белән эре балыкны салып яңадан кайнатыгыз. Анысы пешкәч, вак балыкларны кәстрүлгә бушатып, бер лимон суы сыгып салыгыз. Аннары барысын бергә кабат кайнатып чыгарыгыз.
 
 БАЛЫК БАШЛАРЫННАН ПЕШЕРЕЛГӘН АШ.
Яхшылап юылган балык башларын кичтән суга салып калдырыгыз.
Әчегән кәбестә белән туралган башлы суганны көнбагыш маенда кыздырып алыгыз. Аннан соң балык башларын кәбестә катнашмасы белән бергә сулы чуенга салып утка утыртыгыз. Кайнап чыгып бераз тоткач, бер кашык он салып болгатыгыз да, лавр яфрагы, борыч, кыздырылган суган өстәп мичкә утыртыгыз.
 
КҮЛ ЧАБАГЫ АШЫ.
Суы саркытылган әчегән кәбестәне-суган белән бергә сулы чуенга салып мичкә утыртыгыз. Ашарга бер сәгать кала, чуенга чистартып туралган күл чабагы, майга буталган бер кашык он, 2-3 лавр яфрагы, борыч, кыздырылган суган өстәп кабаттан җылы мичкә куегыз. Ташып китмәсен өчен карап торырга онытмагыз.
 
БАЛЫКТАН ӘЗЕРЛӘНГӘН ИКЕНЧЕ АШ.
Чистартып юылган судак белән җәен балыгын өлешләп кискәләгез. Тоз сипкәч, икешәр кат итеп (судак, җәен) бер-берсенә шырпы белән беркетегез дә, майлы табага тезеп мичкә куегыз. Пешеп җитәр алдыннан өстенә соус сибегез. Әзер балыкны пешкән бәрәңге һәм лимон кисәге белән табынга куегыз.
 
КАЙМАКТА ТОМАЛАП ПЕШЕРЕЛГӘН ТАБАН БАЛЫГЫ.
Башы һәм койрыгы киселгән балыкны чистартып тозлагыз. Аннан соң он сибеп ике ягын да Табада кыздырыгыз.
Кәстрүлгә салып өстенә бераз су, 1-2 данә канәфер, бер чеметем төелгән мөшкәт чикләвеге, 2 борчак хуш исле борыч салып сүрән утта 20 минут парландырып пешерегез.
Әзер булыр алдыннан, каймак сибеп,, кабаттан җылытып алыгыз.
Соус белән укроп сибеп балыкны табынга куегыз.

Чыганак: http://syuyumbike.ru

Реклама

Фото: http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X